Урыссуда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен олимпиада узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

 

Урыссуның 2 нче санлы балалар бакчасы базасында 6-7 яшьлек тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь космонавтлар» математика олимпиадасы узды.

 

Чарада Урыссу бистәсенең алты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, барлыгы 12 бала катнашты. Балалар математика буенча төрле биремнәрне үтәделәр, үзләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.

 

Олимпиадада катнашучыларга үз зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәтү өчен бик күп авыр, әмма кызыклы сынаулар узарга туры килде.

Математика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 12 катнашучы да биремнәрне бик яхшы үтәделәр һәм җиңүчеләр булдылар.

 

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International