Профилактика һәм укыту максатларында Урыссу үзәк хастаханәсендә өйрәнүләр үткәрелде.
Безнең көннәрдә, кешелеккә төрле куркынычлар янаганда, медицина учреждениеләренең террорчылык актларына әзер булуы, мондый бәла-казалар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең күпләп килүенә оператив ярдәм күрсәтүе бик мөһим.
— Бүгенге чараның төп максаты – хастаханәнең катастрофалар медицинасы хезмәте һәм ТР территориясендә урнашкан башка медицина учреждениеләре белән үзара бәйләнешенә бәйле мәсьәләләрне эшләү. Шулай ук пациентларны эвакуацияләү һәм кирәк булганда аларны тиешле бүлекләргә урнаштыру, — дип аңлатты Урыссу үзәк район хастаханәсенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәп баручы белгече Рузалия Тошматова.
Түбәндәге сценарий башкарылды. Бүген, 12.00 сәгатьтә район мәдәният йортында пилотсыз аппарат бәрелү нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән. Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә гадәттән тыш хәл килеп чыгуы турында сигнал килде.
Гадәттән тыш хәл барлыкка килгән урынга килгәч, ашыгыч ярдәм бригадасы хәлне, зыян күрүчеләрнең якынча санын бәяли һәм тиешле хезмәтләргә хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте коткарган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив рәвештә эш итә башлыйлар. Моңа керә: кабул итү-сортировкалау мәйданчыгын булдыру; зыян күрүчеләрне зыян күрү дәрәҗәсе буенча аеру; кабул итү-сортировкалау мәйданчыгында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү; зыян күрүчеләрне стационарга эвакуацияләү. Шул ук вакытта алар шәхси иминлек турында да онытмаска тиеш.
Шулай итеп, барлык зыян күрүчеләр Урыссу үзәк район хастаханәсенең реанимация һәм хирургия бүлекчәләренә китерелде. Өйрәнүләр уңышлы үтте.