Космонавтика көненә багышланган чара Урыссуның 6 нчы санлы балалар бакчасының өлкән төркемендә узды.
Тәрбиячеләр балаларга космоска беренче очыш, космонавтлар һәм кояш системасы планеталары турында сөйләделәр. Балалар тәрбиячеләрнең сөйләгәннәрен бик теләп тыңладылар һәм сораулар бирделәр.
Чара ахырында балалар космос турында рәсемнәр ясадылар.