«ЭКО буын» экологик отряды әгъзалары Урыссуның 2 нче санлы мәктәбе укытучыларына һәм хезмәткәрләренә беркетелгән участокта җыештырырга ярдәм иттеләр.
Үз ярдәмнәре белән отряд активистлары җыештыру процессына зур өлеш керттеләр.
- Мәктәпкә ярдәм итә алуыбызга без бик шатбыз. Безгә бу авырлык китепми, - дип билгеләп үтте Эко отряд активисты Диана Вахитова.