Урыссу укучылары Дмитрий Маликовның мастер классында булдылар

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

РФ халык артисты Дмитрий Маликовның мастер-классы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында узды.

 

«Татнефть» хәйрия фонды һәм халык артисты продюсерлык үзәге Әлмәттә башлангыч музыкаль белем алучы балалар өчен мастер-класс үткәрде. Бөтен Татарстан Республикасыннан балалар сәнгать мәктәпләре укучылары бу кызыклы чарага педагоглар белән бергә килделәр.

 

Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Ирина Иванаевская тәрбияләнүчеләре Амелия Шәйхуллина һәм Стас Михайлов белән бергә әлеге чарада булдылар.

 

Мастер-класс «Музыка дәресләре» социаль-белем бирү проекты кысаларында узды. Дмитрий Маликов балалар алдында музыка уйнады, үзенең иҗаты һәм музыка белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Балалар танылган артистны бик теләп тыңладылар. Республиканың музыка мәктәпләренең иң яхшы укучылары Дмитрий белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

 

Мастер-класс ахырында Дмитрий Маликов «До завтра» автор җырын башкара, яшь тамашачылар аны басып алкышлыйлар. Чара бер сулышта узды.

 

- Чара бик кызыклы узды. Дмитрий Маликов үзенең иҗади тормышыннан хикәяләр сөйләде. Ул яшь музыкантлар өчен музыкаль өлкәдә үсеш һәм алга таба хәрәкәт итү бик мөһим булуын, иҗат һәм музыка белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә кешенең холкы да ныгый баруын билгеләп үтте, – дип сөйләде балалар сәнгать мәктәбе укучысы Стас Михайлов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International