Мәктәп ишегалдының чисталыгы ышанычлы кулларда

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

«Синең гамәлләрең» шигаре астында санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында 3 нче санлы мәктәпнең экологик отряды мәктәп территориясен җыештырды.

 

Чисталык һәм экологияне саклау безнең планета һәм кешелекнең киләчәге турында кайгыртуның аерылгысыз өлеше.

 

Шуны аңлау мөһим: һәрберебез көндәлек тормышта кечкенә адымнар ясап, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертә алабыз.

Әйдәгез, бергәләп планетабыз турында кайгыртыйк һәм һәркем өчен тотрыклы һәм сәламәт киләчәккә омтылыйк.

 

##ЭКОЯЗ2024 #ЮТАЗЫРАЙОНЫ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International