Эш визиты белән безнең районга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров килде.
Азат Ягъфәров район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Аяз Шәфигуллин белән очрашты. Әңгәмәдә алар үтәлгән эшләргә һәм якын киләчәктә районның төп бурычларына тукталдылар, шулай ук районның һәм тулаем республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Бүгенге көндә иң мөһим темаларның берсе — махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр һәм аларны бергәләп хәл итү юллары.
Ахырда Азат Ягъфәров бүләкләү тантанасын җитәкләде — район җитәкчелеге вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.
Закон чыгару эшчәнлегенә керткән зур өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, һөнәрләренә тугрылыклары, югары һөнәри сыйфатлары һәм кимчелексез эшләре өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Аяз ШӘФИГУЛЛИН, Ютазы муниципаль районы Башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе;
- Марьяна ХАРИСОВА, Ютазы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.