«Иң яхшы кулинар» титулы өчен көрәштә район мәктәпләре укучылары көрәште.
Яшь аш-су осталарына иң тәмле кекслар әзерләргә һәм үз ризыкларын матур итеп бизәргә кирәк иде. Конкурс дустанә шартларда узды.
- Һөнәри юнәлештәге конкурсларыбыз дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте балалар иҗаты үзәге директоры Раилә Гыйззәтуллина.