Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Ютазы муниципаль районының «Көмеш волонтерлар» төркеме җитәкчесе Зоя Глушкованы һәм «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП директоры Эргаш Гаиповны туган көне белән котлады.
Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен, «Закон территориясе» республика конкурсының III дәрәҗә дипломын Аяз Әдип улы «Форпост» үзәге директоры Марина Бурыкинага тапшырды.
Киңәшмә барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләүләре буенча бурычларны түләү һәм районда эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл мәсьәләләре каралды. Шулай ук бүгенге көнгә актуаль булган башка мәсьәләләргә игътибар юнәлтелде.
2023 елда һәм 2024 елның беренче өч аенда «Форпост» үзәге һәм ДНД эшчәнлеге турында мәгълүмат белән «Форпост» үзәге директоры Марина Бурыкина чыгыш ясады.
Киләсе атнада берничә чара планлаштырылган: юлларга чокырлы ремонт ясау, махсус хәрби операциядә булган сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю, Әбсәләм – Уба юлын ремонтлау. Язгы икеайлык кысаларында территорияләрне санитар чистарту, Җиңү көненә әзерлек дәвам итәчәк.