Район мәдәният йортында Ютазы районы авыл мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать гала-концерт узды.
Авыл мәдәният учреждениеләре арасында «Гаилә – тормыш символы» район смотр-конкурсының сайлап алу этабыннан соң нәтиҗәләр ясалды.
Районның төп сәхнәсендә иң талантлы иҗат коллективлары, шигырь укучылар һәм солистлар очрашып, тамашачыларга үзләренең матур, якты номерларын күрсәттеләр. Һәр чыгышта аерым милли колорит күзәтелде.
Үзешчән коллективлар һәм башкаручылар сәнгать иҗатының төрле жанрларын тәкъдим итте: вокаль ансамбль, фольклор, хореография, сәнгать сүзе, оригиналь жанр, декоратив-кулланма иҗат, конферанс. Моннан тыш, мәдәният йорты фойесында декоратив-кулланма иҗат кул эшләре күргәзмәсе ачылды.
Быел смотр-конкурс Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс ел саен үткәрелә һәм халык иҗатын алга таба үстерү, сәнгатьле үзешчәнлекнең иң яхшы традицияләрен саклау һәм яңа талантларны ачыклау максатларында үткәрелә.
Гала-концертның ахырында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Абдурахманов һәм район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк бүләкләү тантанасын җитәкләделәр.
Катнашучылар үзләренең музыкаль номерларын шулкадәр кызыклы һәм эчтәлекле итеп тәкъдим иттеләр, концертның бик озын булуына карамастан, вакыт бер мизгел кебек үтте.
Конкурс нәтиҗәләре:
«Вокаль ансамбль» номинациясе:
1 урын — Әбсәләм авыл мәдәният йортының «Сердәш» халык фольклор ансамбле;
2 урын — Иске Урыссу авыл мәдәният йортының «Дулкын» халык үзешчән вокал коллективы;
3 урын — Яңа Каразирек авыл клубының «Наз» вокаль коллективы;
3 урын — Әбсәләм авыл мәдәният йортының «Нур» вокаль ансамбле.
«Фольклор» номинациясе:
1 урын — Яңа Каразирек авыл клубы "Мизгел" фольклор коллективы;
2 урын — Иске Каразирек авыл мәдәният йортының «Халык җәүһәрләре» фольклор коллективы;
3 урын — Урал авыл клубы "Хатирә" фольклор коллективы;
3 урын — Бәйрәкә авыл мәдәният йортының «Мирас» фольклор коллективы.
«Сәнгатьле сүз» номинациясе:
1 урын — Гараз Ксения һәм Кристина, Байлар авыл мәдәният йорты;
2 урын — Зәләевлар-Насыйбуллиннар гаиләсе, Урал авыл клубы;
3 урын — Ибраһимова Заһина, Салкын Чишмә авыл клубы.
«Хореография» номинациясе:
1 урын — Иске Урыссу мәдәният йортының «Настроение» хореография коллективы;
2 урын — «Ләйсән» бию коллективы, Подгорный авыл мәдәният йорты;
3 урын — Бәйрәкә авыл мәдәният йортының «Тургай» бию коллективы.
«Конферанс» номинациясе:
1 урын — Исхакова Зөмәрә, Салкын Чишмә авыл клубы;
2 урын — Дәүләтханова Рәмзия, Бәйрәкә авыл мәдәният йорты.
«Халык-кулланма иҗаты» номинациясе:
1 урын — Иске Каразирек авыл мәдәният йорты;
2 урын — Салкын Чишмә авыл клубы;
3 урын — Урал авыл клубы.
«Оригиналь жанр» номинациясе:
1 урын — "Алтын кашык" инструменталь ансамбле, Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты;
2 урын — Димтамакның «Рябинушка» фольклор коллективы.
Тамашачылар симпатиясе бүләген Димтамактан Валерия һәм Тимур Галиннар, Яссытугай авыл мәдәният йортының «Җәүһәр» фольклор коллективы һәм Ташкичүнең «Җидегән йолдыз» фольклор коллективы алды.
Смотр-конкурста иң актив катнашучы буларак, район мәдәният йорты концертмейстеры Нәбиуллин Фәнис Мәгъсүм улы бүләкләнде.