Бәйрәкәдә хәрби хезмәткәр белән хушлаштылар

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә авылында хәрби хезмәткәр Рөстәм Зәйдуллин белән хушлаштылар.

Рөстәм Ильяс улы Зәйдуллин Бәйрәкә авылында туып үскән, биредә мәктәпне тәмамлаган. 2024 елның гыйнварында Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция территориясенә хезмәт итәргә китә. Ул 2024 елның февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Сугышчы белән хушлашуда республика вәкилләре, Азнакай һәм Ютазы районнары җитәкчеләре, җирлек башлыклары, хезмәтләр, учреждениеләр җитәкчеләре, Бәйрәкә авылы һәм район халкы килде.

Традицион рәвештә матәм хезмәте мөселман каноннары буенча, Коръән сүрәләрен укудан башлана. ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев кайгы сүзләре белән чыгыш ясады, һәлак булган якташының гаиләсенә чын күңелдән кайгы уртаклашуын белдерде. Аңа район башлыгы Аяз Шәфигуллин да кушылды, ул Ютазы районыннан махсус хәрби операция территориясендә 130дан артык ир-егетнең хезмәт итүен һәм аларның һәрберсенең якташларының йөрәкләрендә булуын билгеләп үтте. Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галиева, Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов та һәлак булган хәрбинең туганнары һәм якыннары белән зур югалту ачысын уртаклаштылар. Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты хәрби комиссары Илшат Хәлитов бүген дәвам иткән махсус хәрби операциянең Көнбатышка каршы җавап булуын искәртте. Вакыт узачак, дип билгеләп үтте ул, һәм һәлак булган һәр Россия сугышчысының исеме алтын хәрефләр белән ил тарихына керәчәк.

Сугышчыны бер минутлык тынлык белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International