Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге «Наза» инструменталь ансамбленә Казанда гала-концертта чыгыш ясарга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, ветераннарның иҗади коллективлары Әлмәттә узган «Балкыш» фестиваленең зона этабында район данын лаеклы якладылар. Компетентлы жюри үзешчән сәнгать артистларының һәр музыкаль номерын лаеклы бәяләде. Иң яхшысын сайлау һәрвакыт җиңел түгел. Республиканың күп кенә шәһәрләреннән һәм авылларыннан гала-концертка 30 номер үтте, шуларның берсе – безнең номер. Сүз уңаеннан, Татарстан ветераннары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының беренче гала-концерты Татар дәүләт филармониясенең концерт залында узачак.
Зона этабына килгәндә, фестивальнең Республика жюри карары белән районның җиде коллективы — «Дулкын» халык вокаль ансамбле (җитәкчеләре Венера Мезенцева һәм Раилә Садыйкова, аккомпаниатор Фәнис Нәбиуллин), «Наза» инструменталь ансамбле (җит. Зөлфия Рәхмәтуллина), Розалия Әхмәтова, «Настроение» бию коллективы (җит. Альбина Әхмәдышина), Сердәш халык фольклор ансамбле (җит. Зөлфия Рәхмәтуллина), «Родники» хоры (җит. Оксана Заляева) һәм Фәния Абдурахманова (аккомпаниаторы Фәнис Нәбиуллин).