Санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында өч атна дәвамында "Синең гамәлләрең" шигаре астында Димтамак мәктәбе экологик отряды мәктәп территориясе янында җыештыру үткәрде.
Чисталыкны саклау – безнең планета һәм кешелекнең киләчәге турында кайгыртуның аерылгысыз өлеше. Һәрберебез көндәлек тормышта кечкенә адымнар ясап, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертә алабыз.
Әйдәгез бергәләп планетабыз турында кайгыртыйк һәм иминлеккә омтылыйк.