18 апрельдә Каразирек мәктәбе традицион «Обелиск» акциясен үткәрде

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Һәлак булган авылдашларга һәйкәле янындагы территорияне җыештыру буенча  өмә үткәрелде. Һәйкәл янындагы территория мәктәпкә беркетелгән. Мәктәп укучылары ел саен аны намус белән карыйлар, чисталыкта тоталар. Үз тормышлары бәрабәренә безгә тынычлык һәм ирек биргән кешеләрне мәңге истә тотыйк һәм хөрмәт итик.

Кирәкле инвентарь белән коралланып, 9 нчы сыйныф укучылары территорияне тәртипкә китерделәр. Йөкләнгән эшне барысы да бик тырышып башкардылар. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International