Безнең мәктәп тә әлеге акциягә кушыла, чөнки безнең өчен өмә үткәрү мәктәп тормышының аерылгысыз бер өлеше.
Өмәләр балаларны хезмәткә өйрәтә, дисциплиналый, берләштерә.
Өмәләр балаларга уңай йогынты ясый, тәртип саклау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә.
Һәр ел мәктәп укучылары һәм коллективы чүп-чар, коры яфрак җыю буенча эш алып баралар, ишегалдында, спорт мәйданчыгында тәртип урнаштыралар. Бүген, 19 апрельдә, мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә яңадан эш инвентары белән коралланып, өмәгә чыктылар.
Көн бик матур, кояшлы булды! Барысы бергәләп җыештыруга керештеләр.
Балалар туган мәктәп тирәсендәге территория чисталык белән балкып торсын өчен бар көчләрен куярга әзер иде.
Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе.