Балаларга бәйрәм һәм аның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр, планетабыздагы экологик проблемалар турында белделәр.
Чара барышында балалар викторинада катнаштылар. Балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирделәр, хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр. «Яхшы-Начар», «Дөрес җавапны сайла» уеннарын уйнадылар. Укучылар табигать белән якынрак танышыр өчен урамга чыктылар.
Балалар Кызыл китап белән таныштылар. Алар китап турында, аның нәрсә өчен кирәклеген, анда нинди хайваннар булуын белделәр.