Иске Урыссу китапханәсендә әдәби кичә үтте

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

"Татнефть" хәйрия фондының "Рухият китапларын укыйм" мәдәни проекты кысаларында Иске Урыссу авыл китапханәсендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмалары, хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы белән берлектә "Китап. Гаилә. Китапханә" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарага Урыссу авыл җирлеге башлыгы Әминова Ф. Г. һәм "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әминова З.З. чакырылган иде.

Чараның беренче өлешендә китапханә мөдире Г.А. Йосыпова катнашучыларны бөек галим, язучы, тәрҗемәче һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, "Назидание" китабына күзәтү ясады. Шулай ук "Рухият фонды китапларын укыйм" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда "Татнефть" БФ "Рухият китапларын укыйм" мәдәни проекты кысаларында басылган "Рухият" нәшрияты китаплары тәкъдим ителде.

Икенче өлештә хатын-кызлар советы рәисе З.Г. Кашапова җирле язучы Т. Г. Йосыпова турында сөйләде һәм аның китапларына күзәтү үткәрде.

Шагыйрәләр Гыйниятуллина Т.М һәм Абдурахманова Ф.З. үз шигырьләре белән чыгыш ясадылар.

Вәлиева А. һәм Рахмаева З. Җырлар башкардылар, мандолина Насыйрова З. уйнады. Чара бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International