Район Башкарма комитеты карары белән барлык социаль-мәдәни объектларда 22 апрельдән җылыту сезоны тәмамланды.
Шул вакыттан башлап җылылык белән тәэмин итүче предприятие котельныйларында, тышкы челтәрләрдә һәм эчке инженерлык җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларында ремонт һәм профилактика эшләренә керешә. Гомумән, объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү 2024 елның 12 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.