Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен гуманитар йөк җибәрелде.
Дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре белән 100 дән артык тартма, шулай ук кораллар, төзелеш материаллары, фольгоизолон, маскировка челтәрләре, болгарка, мичләр, эчәргә су, коры паек, бәрәңге һәм башка яшелчәләр җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, элеккеге салым инспекциясе бинасында гуманитар ярдәм җыю пункты эшли, анда Айгөл Адылгараева җитәкчелегендә волонтерлар район ир-егетләренә шәхси посылкалар да, гомуми посылкалар да җыя.
Гуманитар йөкне озатуда район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре катнашты.
Машинаны йөкләргә волонтерлар, яшьләр бүлеге һәм «Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре ярдәм итте. Шулай ук йөк машинасы йөртүчесе Илдар Шәрәфиевнең балалары һәм хатыны да зур ярдәм күрсәтте, ул инде өченче тапкыр гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына алып бара.