«Атлант» ПМК һәм «Форпост» үзәге белгечләре Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 Б сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә-тренинг үткәрделәр.
Чара яшүсмерләр арасында буллингны профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру кысаларында узды.
Чараның максаты – буллингка каршы тору һәм сыйныфта дуслык мөнәсәбәтләренә уңай караш формалаштыру.
Балалар белән сөйләшкәндә мөһим сораулар күтәрелде:
✔белгечләр балаларга буллингның нәрсә икәнен искә төшерделәр;
✔ничек буллинг корбаны булмаска;
✔ авыр хәлдә кемгә мөрәҗәгать итәргә (ата-аналарга, психологка, ышаныч телефоны аша)
✔кимсетү һәм физик көч куллану өчен җаваплылык турында;
Чара ахырында балалар дус һәм бердәм сыйныф кагыйдәләрен яздылар.