Ютазы мәктәбенең спорт залында район пенсионерлары ГТО нормативларын тапшырды.
Чара Ютазы муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмгыяте тарафыннан Ютазы муниципаль районы ГТО ГФСК тестлау үзәге белән берлектә оештырылды.
Спорт ярышлары башланыр алдыннан ТР Ютазы районы ГТО ВФСК тестлау үзәге белгече Газинур Гариев педагоглар белән мастер-класс үткәрде.
- Катнашучылар нормативларны бик теләп тапшырдылар. Пенсионерлар алдында балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, - дип билгеләп үтте ТР Ютазы районы ГТО ВФСК тестлау үзәге белгече Газинур Гариев.