19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә.
24 апрельдә Үзәк китапханәдә Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне хөрмәтенә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Искерү срогы булмаган» дип исемләнгән дәрес узды.
Чара барышында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең Краснодар өлкәсенең оккупацияләнгән территориясе халкына каршы кылган җинаятьләре турында сөйләде.
Укучылар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм күрсәтү өчен тәкъдим ителгән «Искерү срогы булмаган» видеофильмын карадылар, Ватан тарихын саклау кирәклеге, шулай ук хәзерге дөньяда расизмга каршы көрәшнең мөһимлеге турында нәтиҗәләр ясадылар.
Кешеләр белән бергә яндырылган шәһәрләрне һәм авылларны онытырга ярамый! Концлагерьлар турында коточкыч фактларны онытырга ярамый: кеше тиресеннән тегелгән абажурлар һәм перчаткаларны, газапланган балаларны! Юк, нацистларның җинаятьләренә искерү срогы була алмый!