Ютазылыларның сорауларына җавап бирделәр

2024 елның 26 апреле, җомга

Ютазы районында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте.

 

Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узды.

 

Район халкы республика прокуратурасы вәкилләренә карата биргән сораулары:

 

Урыссу су каналы аша сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү, район мәчетләренең берсенә юлны төзекләндерү, шулай ук Урыссу-Каразирек маршруты буенча региональ юлны ремонтлау, Урыссу бистәсендә маршрут автобусы һәм Солнечный микрорайонында кибет булмау, Ык аша күперне капиталь ремонтлау, район администрациясе һәм муниципаль предприятиеләр эше, Екатериновкада үзәк су белән тәэмин итү кирәклеге...

 

Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде, кайберләре контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International