«Факел» мәктәп отрядының яшь армиячеләре «Истоки» ветераннар хоры катнашында Балалар иҗаты үзәге оештырган район чарасында катнаштылар.
Программада сугыш турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, спектакль күрсәтелде.
Тамашачыларны шулай ук Урыссуның 3 нче мәктәбенең ветеран-педагогы, күптән түгел район ветераннар советы рәисе, көмеш волонтер Глушкова Зоя Васильевна сәламләде.
Яшь армиячеләр театр постановкасын һәм әзерләнгән концертны зур кызыксыну белән карадылар.