Иске Урыссу авылының мәдәният йортында “Минем гаиләм — минем байлыгым” конкурсы узды.
Анда авыл халкы һәм авылдан чыккан кешеләр катнашты, чара Гаилә елы кысаларында узды.
Мәхмүтовлар, Рәфыйковлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләре иң активлар рәтендә булдылар. Конкурс гаиләнең күргәзмә-презентациясеннән, шулай ук «Таныш булыйк» дип исемләнгән иҗади презентациясеннән торды. Катнашучылар үз гаиләләре, шөгыльләре турында сөйләделәр, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсант гаиләләрнең чыгышын компетентлы жюри бәяләде – Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, Ютазы район Советының торак пунктлар белән эшләү бүлеге башлыгы Зөлфия Әминова һәм Иске Урыссу мәктәбе директоры Айназ Мортазина.
Конкурсантлар чыгышыннан соң районда танылган Йосыповлар гаиләсе сәхнәгә күтәрелде. Алар бердәм, нык гаилә серләре белән уртаклаштылар. Ә Мәүлидә Рәфыйкованың «Супер әби» концерт номеры чарага аерым атмосфера өстәде.
Иске Урыссу мәктәбе укучылары Нурислам Хафизов, Илназ Нигъмәтуллин һәм Дилназ Хәбибуллина да үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Тамашачылар һәр катнашучыны алкышлар белән каршы алдылар. Конкурста дуслык җиңде дип игълан ителде.
Чара азагында район Советы депутаты Илгиз Галиев катнашучыларга бүләкләр тапшырды.