"Олимп" спорт мәктәбенең яшь каратистлары республика ярышларында призер булдылар

2024 елның 26 апреле, җомга

20-21 апрельдә Кукмара шәһәрендә Киокушин каратэ буенча Татарстан Республикасы Кубогы узды.

 

Ярышларда Татарстанның иң көчле спортчылары катнашты.

 

Тренер Александр Карпеев җитәкчелегендәге "Олимп" спорт мәктәбенең каратистлар командасы ТР Кубогында Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте. Безнең спортчылар берничә дисциплинада һәм категориядә призер булдылар.

 

Беренче урыннарны Самира Шәяхмәтова һәм Усман Шәрәфеев, икенче урыннарны Виталина Храмова, Роман Зиновьев һәм Илдан Хәлилов, өченче урыннарны Кирилл Емельянов һәм Роман Лапюк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International