«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубының самбо секциясен тәмамлаган укучы спорт белән районнан читтә уңышлы шөгыльләнүен дәвам итә.
Шушы көннәрдә Арина Галиева, хәзерге вакытта Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты студенты, 2023-2024 уку елында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасында катнашты.
Ярышларда Татарстан Республикасының 13 югары уку йортыннан 126 спортчы катнашты. Якташыбыз Арина Галиева әлеге спартакиада кысаларында дзюдо буенча ярышларда (48 кг кадәр авырлык категориясендә) өченче урынны алды.
- Безнең чыгарылыш сыйныф укучысының самбо белән шөгыльләнүен туктатмавы һәм бу спорт төрендә үсеш алуын дәвам итүе безнең өчен бик шатлыклы. Тәрбияләнүчеләребезнең җиңүләре – безнең җиңүләр, - дип билгеләп үтте самбо буенча "Атлант" ПМК тренеры Хәлил Фәрхетдинов.