Террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе – аларны профилактикалау. Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Без шуны истә тотарга тиешбез: һәр кеше, нинди генә дәрәҗәдә булмасын, кинәт кенә фаҗигагә катнаша ала. Кечкенә балалар өчен без аеруча борчылабыз. Шуңа бәйле рәвештә, әзерлек төркеме балалары (педагог К.Р. Сәлимгәрәева) белән «Балалар террорга каршы» темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар «террор», «террорист» төшенчәләре, террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Мондый чаралар балаларда үз иминлекләре өчен җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә, аларның тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклаучы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә, балаларны террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауга юнәлтә.