Әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өмәдә катнашты

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

 

Әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре балалар бакчасы территориясен һәм янәшәдәге территорияне җыештыру буенча өмәдә катнаштылар.

Яз җитү белән өмә үткәрү күркәм бер традиция булып тора. Кар эрегәннән соң тирә-якны тәртипкә китерергә кирәк. Бергәләп моны бик тиз һәм күңелле эшләп була.

Шул рәвешле балалар бергәләп балалар бакчасы территориясен чүп-чардан арындырдылар, бар җирне тәртипкә китерергә ярдәм иттеләр.

Эш нәтиҗәсен күрү бик тә күңелле, һәркем бу эшкә үз тырышлыгын кертте һәм балалар бакчасының чиста, җыештырылган территориясе тирә-юньдәгеләрне дә шатландырып тора.

Өмә үткәрү – матур, чиста дөньяда яшәү теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International