Урыссу мәктәп укучылары кинолог белән очраштылар

2024 елның 3 мае, җомга

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Урыссуның 3нче санлы урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары кинолог һөнәре белән таныштылар.

 

Мәктәп укучыларына кунакка Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәре, кинолог Илмира Садыйкова килде.

 

Кинология хезмәте Эчке эшләр министрлыгының иң кызыклы бүлекчәләренең берсе булып тора. Анда кешеләр генә түгел, этләр дә хезмәт итә. Алар наркотиклар, шартлаткычлар, кораллар, кешеләр эзлиләр. Хайваннарга таләпләр шактый җитди. Хезмәт эте агрессив һәм шаян булырга тиеш, чөнки кайбер өйрәтү алымнары нәкъ менә уенга нигезләнә.

 

Мондый танып белү очрашулары балаларга да, хайванның үзе өчен дә файдалы.

 

Балалар гадәти булмаган һөнәр белән кызыксынып калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International