Ветераннарга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр тапшырдылар

2024 елның 3 мае, җомга

Ютазы районының яшьләр сәясәте хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын котладылар.

 

Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары янына яшьләр сәясәте хезмәткәрләре килде. Кунаклар буш кул белән түгел, ә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр алып килделәр.

Җиңү көне – ул үткәндәге батырлыкларны искә алу гына түгел, ә буыннар белән кушылу, ветераннар белән яшьләр арасындагы элемтәне ныгыту мөмкинлеге дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International