Урыссуның "Хәтер скверы"нда Бөек Ватан сугышы геройлары инициаллары белән мемориал дивар реставрацияләнде

2024 елның 3 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, традиция буенча, «Игелекле Ютазы» отряды волонтерлары, «Форпост» һәм «Яшь Гвардия» үзәге активистлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларының фамилияләре һәм инициаллары белән мемориал диварны яңарттылар.

- Балалар күп көч һәм тырышлык куйдылар, димәк, киләчәктә алар үз илләренең чын геройлары турында онытмаячаклар, – дип билгеләп үтте Ютазы районында «Яшь Гвардия» хәрәкәте лидеры, «Атлант» яшьләр клубы директоры Анастасия Фалько.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International