Урыссу халкы «Җиңү поездын» каршы алды

2024 елның 3 мае, җомга

«Җиңү паровозы»ның ретро-составы Урыссу тимер юл станциясендә тукталды.

Ретро-поезд составы Куйбышев тимер юлында Җиңү көне алдыннан җыелган.

Традиция буенча, махсус җиһазландырылган тимер юл составы эчендә уникаль музей булган Җиңү поезды бөтен Россия территориясендә йөриячәк. Гадәттә маршрут зур шәһәрләр аша уза, әмма юлда очрый торган кечерәк торак пунктларга да керү мөмкин.

Составында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы, «Үлемсез полк» пассажир вагоны, хәрби техника белән платформалар, тәгәрмәчле кыр кухнясы һәм башка бик күп элементлар бар.

Урыссуда поезд унбиш минут тирәсе торды. Җыелган җирле халык хәрби техниканы ачык вагоннар бүлегендә күреп алды һәм легендар паровоз фонында фотога төште.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зур шәһәрләрнең станцияләрендә поезд платформада күпкә озаграк тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International