Пушкин исемендәге Урыссу скверында өмә үтте

2024 елның 3 мае, җомга

Яз һәм хезмәт көне бәйрәме алдыннан Урыссу башлангыч мәктәбе  укучылары һәм педагоглары өмәдә катнаштылар һәм Пушкин исемендәге скверны җыештырдылар.

 

Балалар бердәм һәм тырышып бордюрларны буярга, узган елгы яфракларны алып ташларга ярдәм иттеләр. Эш нәтиҗәләреннән балалар да, укытучылар да бик канәгать калдылар.

 

- Башкарган эшебезнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле! – дип сөенештеләр мәктәп укучылары.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International