Ел саен Бөгелмә шәһәрендә яшь музыкантлар өчен «Иртәгәдән йолдызлар» республика гала-концерты уза.
Тыңлау нәтиҗәләре буенча гала-концерт программасы формалаша, анда балалар Казан камера оркестры La Primavera озатуында чыгыш ясый. Бу программа академик музыка белеменең абруен күтәрү, халыкка талантлы балаларны тәкъдим итү һәм безнең искиткеч педагогларга ярдәм итү өчен эшләнгән.
Быел Ютазы районын сәнгать мәктәбе укучылары – яшь пианист Данияр Шәрипов (укытучысы Әлфия Камалиева) һәм «Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбле солисты Маргарита Глухова (укытучысы Оксана Заляева) лаеклы тәкъдим итте.
Маргарита һәм Данияр гала-концерт лауреатлары һәм катнашучылары булдылар!