Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшкуарлык премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итәләр. Сайлап алу 10 номинация буенча узачак: - җитештерү; - предприятие-экспортер; - IT проектлар һәм карарлар; - төзелеш; - импортны алмаштыру; - авыл хуҗалыгы; - хезмәт күрсәтү өлкәсе; - үзмәшгульлек; - башлангыч эшмәкәр; - халык танылуы. Гаризалар кабул итү һәм тавыш бирү 2024 елның 21 февралендә башланды һәм 2024 елның 08 маена кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшкуарын бүләкләү тантанасы 2024 елның 24 маенда Казанда узачак. «Ел эшкуары: Алтын йөз» Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәге премиясе һәр тапкыр эшкуарларның иң күренекле казанышларын һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтә. «Алтын йөзлек»к керү республика эшкуарлары тарафыннан югары бәяләнә һәм эшкуарлык эшчәнлегендә казаныш булып санала. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды».