Акбаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Акбаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды.

 

Чарада авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге вәкилләре, депутатлар, ветераннар — сугыш чоры балалары һәм, әлбәттә, мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты. Митингта катнашучыларны район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина, депутатлар Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм Радик Гайнетдинов котлады.

— Районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар бармак белән генә санарлык, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - без аларның һәрберсе белән горурланабыз, озын гомер, муллык телибез.

 

Чарада катнашучыларны мәктәп укучылары үз чыгышлары белән сөендерде. Митинг азагында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International