9 Май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча массакүләм чаралар уза.
Аларның берсе – «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе.
Балалар бакчалары, Ютазы районы мәктәпләре, шулай ук Яшьләр оешмалары активистлары «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә актив катнаштылар.
Акциянең төп максаты – Россиянең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе булган Җиңү көненең атмосферасын булдыру, аның традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү һәм һәлак булган ветераннарны хөрмәтләү.