Җиңү көне алдыннан район мәдәният йортында «Ул елларның даны тынмаячак...» чарасы узды. «Факел» мәктәп отрядының яшь армиячеләре Җиңү вальсында актив катнаштылар. Балалар районның башка укучылары белән бергә «Май вальс»ында әйләнделәр.
Әлеге чара балалар иҗаты үзәге һәм яшь армиячеләр йорты белән берлектә мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды. Чарада районның өлкән, урта сыйныф укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшь армиячеләр катнашты.
Урыссу гимназиясенең балалар хоры Б.Окуджаваның "Нам нужна одна победа" җырын башкардылар. «Яшь талантлар» балалар студиясе башкарган "Май вальс"ы көенә Ютазы, Каразирек, Бәйрәкә мәктәпләре, Урыссуның 2нче, 3нче санлы мәктәпләре һәм Урыссу гимназиясе укучылары әйләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Тучи в голубом" җырына вальс биеделәр һәм яшь армиячеләр гимнын башкардылар.
- Сугыш-кешеләрнең тормышындагы иң фаҗигале вакыйга. Ул үзе белән авырту һәм югалту, мәрхәмәтсезлек һәм газап алып килә. Бөек Ватан сугышы безнең ил өчен аеруча фаҗигале булды. Без сугышчыларыбызны, рәхимсез сугышта тынычлыкны саклаган яклаучыларыбызны рәхмәт белән искә алабыз. Шулай итеп, мондый патриотик чаралар аша мәгариф бүлеге укытучылары, тәрбиячеләре, белгечләре, методистлары балаларда Ватан тарихы белән кызыксыну уятырга омтыла, үз иле, үз районы өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Балалар иҗаты үзәге педагогы Гөлчәчәк Вәлиева.
Чара ахырында акциядә катнашучыларның барысы да Мәңгелек утка чәчәкләр салды.