Залда төп эшчәнлектән тыш, җәмәгать эше белән шөгыльләнүчеләр җыелды.
Алар хокук саклау органнары хезмәткәрләренә төрле чаралар барышында җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә ярдәм итәләр. Ирекле халык дружинасының мөһимлеген ассызыклап һәм бу «сугышчыларга» район җитәкчелегенә һәм полиция хезмәткәрләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район полиция бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айваз Зияров бүләкләү тантанасын җитәкләделәр.
Ирекле халык дружинасында һәм район территориясендә җәмәгать хокук тәртибен саклауда актив катнашканнары өчен район башлыгы һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигының Рәхмәт хатлары белән эшендә иң яхшы уңышларга ирешкәннәрне бүләкләделәр.
- Без бәйрәм чаралары вакытында яки кичке вакытта кешеләр үзләрен тиешенчә тотсын өчен эшлибез, - ди Урыссуның 2нче санлы мәктәбе педагогы Регина Камалова.
- Үз бурычларыңны башкара аласыңмы? - дип сорыйм.
— Әйе. Әгәр дә алар аеруча холыксыз кешеләр очраса, полиция хезмәткәрләренә шалтыратабыз. Ләкин бу бик сирәк була, гадәттә искәрмәләргә адекват җавап бирәләр. Бигрәк тә өстебездәге экипировканы күргәннән соң, - дип елмая Регина Камалова.
Район башлыгы дружиначыларның теләкләрен игътибарга алды. Сораулар аз булса да, эш кирәкле инде кирәкле юнәлешкә куелган һәм барлык җәлеп ителгән хезмәтләрнең — «Атлант» ПМК хезмәткәрләренең, яшьләр бүлегенең, полиция бүлегенең һәм, асылда, дружиначыларның үзара хезмәттәшлеге — конструктив рәвештә башкарыла.