Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин район тормышы мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә вакытында «Урыссу интернат мәктәбенең» 9 сыйныф укучысы Әлмир Вәлиевне һөнәри осталык буенча «Абилимпикс 2024» милли чемпионатының республика этабында җиңүе белән котлады.
Билгеле булганча, чемпионат Казанда узды, анда Әлмир Вәлиев «мәктәп укучысы» категориясендә «Пицца әзерләү буенча оста» компетенциясендә 1 нче урынны алды.
Әлмир Мәскәүдә Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак. Финал этабына аны Казанда әзерләячәкләр.