Урыссуда "Георгий тасмасы" акциясе узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

«Активистлар лигасы» һәм «БлагоДарение» яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды волонтерлары «Георгий тасмасы» акциясен үткәрделәр.

 

Волонтерлар бистәлеләргә Георгий тасмалары һәм балалар иҗаты үзәге укучылары куллары белән эшләнгән брошюралар тараттылар. Шулай ук алар Ютазы районы Башкарма комитетында да акция үткәрделәр, җиңү символын район җитәкчелеге вәкилләре күкрәкләренә беркеттеләр.

 

Георгий тасмасы элеккечә Җиңү символы булып кала. Бабаларыбыз башкарган бөек батырлыкны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International