Район депутатлар Советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җиңү көне белән котлыйм!
Бүгенге бәйрәм ватаныбызны саклап, үз исемнәрен данлаган һәм мәңгеләштергән ата-бабаларыбыз хөрмәтенә. Алар чиксез батырлык һәм зур корбаннар бәрабәренә кешелекне нацизмнан коткардылар.
Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында истәлек – изге, без аны йөрәкләребездә саклыйбыз. Сугыш корбаны булган һәркемнең якты истәлеге алдында баш иябез, әби-бабалары, әти-әниләре, ул-кызлары, тормыш иптәшләре, апа-сеңелләре, туганнары һәм дуслары истәлеген хөрмәт итәбез.
Без махсус хәрби операциядә катнашучылар, үз тормышлары бәрабәренә алгы сафта сугышучылар, фронтны тәэмин итүчеләр, яраланганнарны коткаручы һәркем белән горурланабыз. Бүген илебез иминлеге сездән тора, Ватаныбызның һәм халкыбызның киләчәге сезгә бәйле. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтисез, Россия өчен көрәшәсез. Гаиләләрегез, балаларыгыз һәм дусларыгыз сезгә ышаналар һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәләр.
Мин сезгә ихлас күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим! Үлемсез даныгызның Мәңгелек уты гасырлар дәвамында сүнмәсен!
Район Башлыгы А.Ә. Шәфигуллин