Җирлек башлыгы Әминова Фәния Гамировна җитәкчелегендә «Агач утырт» дип исемләнгән социаль акция оештырылды

2024 елның 12 мае, якшәмбе

Акциядә безнең укучылар, "ЭкоЛучики" экологик отряды активистлары да актив катнашты.

 

Авыл территориясендә 60 каен үсентесе утыртылды.

 

Мондый акциядән соң һәркем горурланып: «Бу агачны мин утырттым!» - дип әйтә алачак.

 

Балалар утырткан агачлар күп буыннарны сөендерәчәк. Бергә эшләү бу искиткеч акциядән читтә калмаган һәркемгә уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм табигать белән аралашудан рәхәтлек бүләк итте.

 

«Агач утырт» акциясе үсеп килүче буын өчен зур әһәмияткә ия, чөнки үз куллары белән утыртылган агач, әле озак истә калачак һәм йөрәктә сакланачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International