Урыссу картингчылары җәйге сезонны ачтылар

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

10-12 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендәге «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ачык ярышлары, ТР чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

 

Картинглар буенча ТР беренчелегенең беренче этабы җәйге сезонда ачык дип игълан ителде!

 

Ярышларда республиканың барлык районнарыннан ике йөзгә якын спортчы катнашты. «Шмель» картинг-клубы пилотлары бу ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.

 

Безнең егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Артур Шихов 125Б классында беренче урынны, Рамазан Шамилов 125Б классында икенче урынны һәм Фаат Шамилов Ротакс макс 35+ классында өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International