Туймазы районы Серафим авылында 2007-2008 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган турнир узды.
Турнирга безнең "Уруссинка" кызлар командасы да чакырылды (тренер Газинур Гәрәев). Безнең кызлар, Иске Туймазы "Лидер" волейбол мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән генә калышып, икенче урынны алдылар. Афәрин!!!
Турнирдан соң "ГТО хәрәкәтенә тартыл" акциясе уздырылды, анда теләгән һәркем Ютазы муниципаль районы ГТО ВФСК тест үзәге белгеченнән ГТО хәрәкәте буенча сораулар бирде һәм аларга җентекле җаваплар алды.