Урыссуда Җиңү көненә багышланган чаралар кичке бәйрәм концерты белән тәмамланды.
АК Барс банкы янындагы мәйданчыкта Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды.
Кичке чараны инструменталь тынлы оркестр искиткеч музыкаль композицияләр белән ачып җибәрде. Концерт җирле һәм чакырылган артистлар чыгышлары белән дәвам итте.
Район мәдәният йортының, балалар сәнгать мәктәбенең талантлы артистлары һәм районның иң яхшы иҗат коллективлары, шулай ук чакырылган артистлар ютазылылар алдында искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Концертта Октябрьский шәһәреннән «КАМЕРТОН» ансамбле катнашты. Алар иң югары дәрәҗәдәге чараларда чыгыш ясау тәҗрибәсе булган музыкаль төркем булып саналалар.
Программада сугыш елларының җырлары яңгырады, алар сугыш кырында булган солдатларга иң авыр вакытларда ярдәм иттеләр, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм балаларга өмет бирделәр.
Тамашачылар хисләренә бирелеп, артистларга кушылып җырладылар, биеделәр.
- Бәйрәм концерты һәр кешенең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды. Тамашачылар фикеренчә, концерт искиткеч булды, - дип билгеләп үтте район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айгөл Абдурахманова.