Актив иҗтимагый эшчәнлеге, үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә һәм Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы коллективы Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән билгеләнде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гүзәл Латыйповага Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара вакытында Рәхмәтен тапшырды. Җиңү көне алдыннан, 8 майда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантанада барлык муниципаль районнар делегацияләре катнашты.