«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру мәсьәләләренә багышланган яңа категорияләр кертелде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Беренче категория махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан кертелде. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары барлык кызыксындырган юнәлешләр буенча сораулар бирә ала: контракт буенча хезмәт, гуманитар ярдәм, шифаханә-курорт дәвалануы, белем алу, эшкә урнашу һ.б.

 

Икенче категория диспансерлаштыруның сыйфатын бәяләүгә багышланган, анда халыкның медицина хезмәте белән канәгатьлеге исәпкә алына. Яңа функция медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар мөрәҗәгатьләрне «ТР Халык контроле» кушымтасы аша яки порталда онлайн режимда бирә ала: https://uslugi.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International