Гаилә елы кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Урыссуның 1 нче башлангыч мәктәбенең 1Б сыйныфы укучылары өчен «Гаилә академиясе» дигән танып белү сәгате узды.
Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, гаиләнең һәр кеше тормышында иң мөһиме икәнен белделәр. Алар якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, яратканнарыбыз һәм үрнәк алганнарыбыз. Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар.
Мәхәббәт, гаилә, тугрылык – бу һәр кешегә якын һәм кадерле булган төп кыйммәтләр. Алар безнең бөтен тормышыбызның нигезендә ята.